«Без кыр эшләренә әзер!» - диләр Карамасар егетләре
Язгы кыр эшләре башланып китте. Чәчү эшләренә дә озак калмады.
(7 апрель, "Апастово-информ").
Карамасар авылыннан Рөстәм абый Ибраһимов та бу көннәрне җиң сызганып каршы алуын хәбәр итте.
"Техниканы төзекләндереп, язгы кыр эшләрен көтеп алдык. Быел да тракторыма утырып, туган як кырларын иңләргә исәп", - ди ул.
Беренче бөртекләрне салган фотоларны да Рөстәм абый безнең белән бүлешер, сөенечен уртаклашыр дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев