Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Безнекеләр тәҗрибә өйрәнә

Районыбыз башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчелегендәге делегация Тәтеш районына сәфәр кылды.

(7 август, Ландыш гайнуллина, “Апастово-информ”).



Авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы белгечләре, кызыксынучылар тәҗрибә алу максатыннан, чираттагы сәфәргә юл алдылар. Кунакчыл күршеләр райондашларыбызны Тәтеш районының тарихы, үткәне, бүгенге яшәеше белән таныштырып бардылар.
Биредә апаслылар сом балыгы үрчетү заводында, кош-корт үстерү хуҗалыгында һәм “Тархан” су чыгару заводында булдылар.
Элек тирә-якта дан тоткан балык заводы базасында 2019нчы елда сом балыгын үрчетеп үстерә башлаганнар. Бүгенге көндә балыкны 4 килога кадәр җиткереп, аңардан тәмле ризыклар әзерлиләр. Яңача да, тозлап та, пилмән, манты кебек тәм-томнар пешереп тә саталар икән. Кош-корт үстерү хуҗалыгы һәм “Тархан” минераль су чыгару заводы да апаслыларда кызыксыну уятты.
“Сәфәребез бик эчтәлекле булды. Барысы да кызык безнең өчен. Мондый сәяхәтләр зур әһәмияткә ия дип саныйм. Күрше районнар белән хезмәттәшлек итү, тәҗрибә алу, үз белгәннәребез белән уртаклашу бик мөһим. Без мондый семинарлардан үзебез күп нәрсәләргә өйрәнәбез, яңалык алабыз. Зур тәэсирләр белән кайтабыз”, - диде Йомралы авылыннан Рушан Мифтахов.
Апаслылар шулай ук Тәтеш ягының балыкчылык тарихы музеенда да булдылар.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов эчтәлекле сәфәргә ярдәм иткән өчен олы рәхмәтен җиткереп, Тәтеш районы башлыгына туган көне уңаеннан истәлекле бүләк тапшырды.
"Сәяхәтебез бик файдалы булды. Тәтеш районында өйрәнерлек, тәҗрибә алырлык яңалыклар, технологик алымнар байтак. Ирешкән уңышларыгыз турында да без хәбәрдар. Без бирегә яңа алымнарны өйрәнергә бик теләп килдек. Үзебездә тупланган матур тәҗрибәне дә сезгә күрсәтергә һәрвакыт әзербез”, - диде Равил Фәритович. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев