Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Биеш авылында яшәүче Илнур Азизов гаиләле булу сөенече белән уртаклашты

Биеш авылында яшәүче Илнур Азизов янәшәдәгеләр кебек ныклап аякларына басып йөри алмаса да, тормышыннан канәгать.

Аның һәрчак хәленә керүче, терәк булучы якыннары, тугры дуслары, яраткан эше, шөгыле бар. Илнур гаиләле булу сөенече белән дә ураклашты. Ул Арча кызы Фәнзия белән никах укытты. 
Илнур тормышны ярытуы, дөньяга карашы, хыял-омтылышлары белән бик күпләрдән аерылып тора. Хәтта сау-сәламәт кешеләрнең төшенкелеккә бирелүен, яман гадәтләргә иярүен, вакытны бушка уздыруын аңламый да. Чөнки үзе тик кенә торырга яратмый. Гел хәрәкәттә, эштә, аралашуда ул. Тормышның уртасында кайнап яши дисәң дә арттыру булмас. 
–Авыруларым тумыштан ук. Бик каты аякка басасым, йөгереп йөрисем килсә дә, насыйп булмады. 5 яшьтән 18 яшькә кадәр шушы өмет белән яшәдем, нинди генә дәваланулар узмадым. Без бармаган хастаханә, без кулланмаган алымнар калмады. Хәзер инде килештем. Аякларыма ныклап баса аламасам да, тулы тормыш белән көн итәргә мөмкин дигән фикердә яшим. Әниемә рәхмәт. Ул – чын Кеше! Мине ташламады, игътибарын, кайгыртуын кызганмады. Юкса, кая да булса тапшыру турында киңәш бирүчеләр дә булган. Дусларым бик күп. Алар миңа булыша, көч бирә, – ди егет. 
Илнур бик аралашучан, сөйләшергә ярата. Кыю итеп үз фикерен әйтә белә, нык ихтыяр көченә ия. Ялагайланырга, икейөзләнергә яратмый. Матур итеп җырлый. Шигырьләр иҗат итә. Шул ук вакытта спорт дөньясы да аңа чит түгел. Кул көрәше, шашка-шахмат ярышларында аны еш очратырга була. Беренче урынны яулап алган медальләре дә бар. 
-Мәктәптә яхшы укыдым. Югары белем алырга да теләгем бар. Дипломлы юрист буласым килә. Шигырьләремне күбрәк кич белән, төнлә иҗат итәм. Аларны бәйгеләргә юллыйм. Республикада узган “Чиксез талантлар“ бәйгесендә җиңү яуладым. 17 майда Казанга бүләкләү тантанасында катнаштым, – дип хыяллары һәм уңышлары белән дә теләп уртаклаша ул. 
Илнур “Алтын алка“ боз сараенда хезмәт итә. Секретарь-машинист вазифаларын башкара. 
–Эшкә урнашырга район башлыгы Рәшид Заһидуллин ярдәм итте. Хәзер дә гел хәлемне белеп, сорашып тора. Беркайчан кире борганы юк. Фатир бирергә дә вәгъдә итте. Шулай ук боз сарае коллективы җитәкчесе Рамил Мөхетдинов мине аңлый. Гомумән, биредә коллектив бик ярдәмчел һәм дус. Эшкә барасым булу миңа көч өсти. Кеше арасында булу – үзе рәхәт. Телефоннан, социаль челтәрләрдә гел аралашам. Боегып утыру – минем өчен түгел. Һәр көнгә өмет белән карап, яшисем килеп яшим, – ди үзе. 
Өйдә утырырга яратмый ул Илнур. Моннан 7 ел элек машина йөртү таныклыгы алып, руль артына утырган. Машинасы аны теләгән җиренә алып бара. Коляскасы исә гел машинада йөри. Җәяүләп барасы җирләрдә аңа “мөрәҗәгать итә“. 
Булачак тормыш иптәше белән Илнур моннан 5 ел элек Яшел Үзәндә шифаханәдә дәваланганда танышалар. Телефон аша гел аралашып торалар. Быел Илнур тәвәккәлләп аңа үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Фәнзия 218 чакрым араны якын итеп Апас якларына килен булып кайта. 
–Фәнзиянең үзенең дә аяклары авырта. Ләкин ул миннән бик күпкә әйбәтрәк йөри. Арчага танышырга барганда, мине коляскада күреп, кире борырлар дип бик борчылдым. Тик, алар мине якты йөз белән, җылы каршы алдылар. Никахка барганда да йөрәгем дөп-дөп типте. Фәнзия кире уйлаган булса, нишләрмен? Ничек күтәрермен, дип юл буе икеләнеп бардым. Юлы да озак тоелды. Югалтырмын кебек иде, ахыргача ышанып бетмәдем, курыктым, әле аның үземнеке булуына ияләшеп кенә киләм – дип сөйли Илнур. 
Батыр йөрәкле Фәнзия андый икеләнүләр кичерми. 
–Миңа Илнур янәшәсендә рәхәт. Никахка кадәр 3 көн аларда кунак булдым. Барысы да ошады, китәсем килмәде. Илнур бик ярдәмчел, барлык эшләрне дә бергә эшлибез, аңлашабыз. Ул беркайчан югалып калмый, мине дә көчле булырга өйрәтә, – ди ул. 
Фәнзия – югары белемле психолог. Кул эшләренә, аш-суга оста. Мәрҗәннәр һәм сәйләннәр ярдәмендә төрле әйберләр эшли. 
–Ул минем өчен туган кеше. Кем генә килсә дә, ачык йөз белән каршы ала. Мине аңларга, кирәк урында җайлап җибәрергә тырыша. Әрсезлеге дә бар. Өйдәге эшләрне хәзер икәү эшлибез, – ди Илнур. 
Яшьләрнең хыяллары зурдан. Үз фатирларын булдырып, сау-сәламәт, матур һәм батыр балалар

  • үстерергә, тормышта файдалы кеше булырга тели алар. Авыруларын көчле рухлары, бер-берсенә булган мәхәббәтләре белән оныталар, тирә-юньдәгеләрнең җылы мөнәсәбәтеннән көч алалар. Ә бүгенге көндә дус һәм туган-тумачаны барлап, туйга әзерләнәләр. 
    Ләйлә Шиһабиева. 

    Синең алсу йөзләреңдә 
    Кояш нуры агыла. 
    Синең һәрбер әйткән сүзең 
    Йөрәгемә кагыла. 
    Синең белән күрешергә 
    Көтеп йөрим кичләрне. 
    Синең белән булган чакта 
    Онытам үткәннәрне. 
    Үткәннәрем авыр иде, 
    Томан иде уйларым. 
    Элеккечә көләм хәзер, 
    Матур ата таңнарым. 
    Хәзерге кебек яратсаң, 
    Һич чыкмассың уемнан. 
    Таш яуса да тайпылдырмас 
    Сиңа барыр юлымнан. 
    *** 
    Менә инде яз да килеп җитте. 
    Зур өметләр баглыйм язларга. 
    Һәркемнең дә булган хәсрәте 
    Иярсеннәр аккан бозларга. 
    Тиздән инде кошлар сайрый башлар. 
    Күрсәтерләр бергә яз ямен. 
    Кайберәүләр инде беренче тапкыр 
    Татып карар инде наз тәмен. 
    Иртән торып әгәр тышка чыксак, 
    Күрәбез без карлар эрүен. 
    Нинди шатлык үз күзләрең белән 
    Күрүләре язлар килүен. 
    Һәрвакытта янәшәдә булсын 
    Без яраткан, безне яратканнар. 
    Нинди генә ел фасылы булсын 
    Яшәү яме бирә бит алар. 
    *** 
    Күңелеңдә моңсу уйлар булса, 
    Мин барлыкны, җаным, онытма. 
    Тормыш юлы сикәлтәле булыр, 
    Беркайчан да таеп егылма. 
    Мин абынсам, син ярдәм итәрсең, 
    Син абынсаң, алырмын кулыңнан. 
    Икәү бергә атлыйк, җаным, 
    Шушы матур тормыш юлыннан. 
    Рәнҗетмәмен сине беркайчан да, 
    Мин, йолдызым, сине яратам. 
    Синең нурлы күзләреңә карап, 
    Бар дөньямны хәтта онытам. 
    Син булганда җаным, син булганда 
    Яшәүләре миңа бик рәхәт. 
    Рәхмәт сиңа, йолдызылы аем, рәхмәт сиңа 
    Бүләк иттең миңа мәхәббәт. 
    Синең белән булган вакытларда 
    Сәгате дә минут кына кебек. 
    Һәрвакытта бергә булыйк җаным, 
    Кояшлы көн сиңа, аяз күк. 
    Керсә араларга кеше сүзе 
    Тыңламыйкчы, бәгырь канатым. 
    Бер кеше дә сындыра аламас 
    Икебезнең сөю канатын. 
    Илнур Азизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев