Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Бик аяныч: янгында зыян күргән ир-ат тернәкләнә алмаган

9 июнь кичендә Табар Черкене авылында бәхетсезлек очрагы теркәлә

Районның янгын сүндерү бүлегенә мунча януы турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килгәч, аянычлырак хәл ачыклана. Хуҗа кеше көчле ут нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган. Утка тирә-күршедә яшәүчеләр җәелергә ирек куймаган, аны тиз арада сүндергәннәр. 
Янгын сүндерүчеләр сүзләренчә, тикшерү эшләре вакытында, хуҗа кешенең мунча ягуы, мичне озак элдерә алмый азаплангач, бензин яки тиз янып китүчән сыеклык кулланган булу ихтималы ачыклана. 
Зыян күрүче ир-ат “Ашыгыч ярдәм“ машинасы белән район үзәк хастаханәсенә озатыла. Кызганычка каршы, алган җәрәхәтләрдән тернәкләнә алмыйча, аның гомере өзелә. 
Ир-атның барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. 
Ут-күздән сак булыгыз! Гомерләр бер генә, хәләл көч белән җыйган мал-мөлкәтебез дә бик кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев