Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Биш комбайнчы кыр премиясен икешәр тапкыр алды

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, районның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин 3 сентябрьдә район басуларында көнне төнгә ялгап эшләүче тагын 12 комбайнчыга бишәр мең сумлык кыр премиясе тапшырдылар.

-Сезон башыннан мондый кыр премияләре комбайн төрләренә карап,“Свияга“ агрофирмасының 31 комбайн экипажына бирелде инде. Шул исәптән Фирдүс Ибәтуллин, Ленар Шәрипов, Фирдүс Хәбибуллин, Илдус Кәлимуллин һәм Илгиз Зиннуров экипажлары аны икешәр тапкыр алды,-ди агрофирманың баш икътисадчысы Азат Әхмәдуллин.

Бу икеләтә кыр премиясе лауреатлары быелгы уракта 22000-32000 центнердан артык ашлык суктырып алды. Бүген район буенча тагын 700 гектарда бөртекле һәм кузаклы язгы культуралар уңышын урып-җыясы  калды.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев