Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Югары Биябашка солдат кайтты

Югары Биябаш егете Айрат Низамов узган елгы язгы чакырылыш буенча армиягә 22 майда киткән иде. Хәрби хезмәтен тәмалап кичә-23 майда туган авылына әйләнеп кайтты.

-1 ел сизелми дә үтеп китте. Ростов якларында Россия гвардиясе гаскәрләрендә шофер, өлкән укчы булып хезмәт иттем. Ул якларда барысы да тәртип, барысы да тыныч. Төрле-имеш-мимешләргә ышанмагыз-Россия чикләре нык йозакта,-диде ул.

-Туганнарым, авылдаш дусларым, миннән алдарак армиядә хезмәт итеп кайткан Илнур Зиннәтуллин, Александр Беганов, Рамил Заһретдинов мине Казан вокзалында поезддан ук каршы алдылар. Солдатка киткәнче Казанда югары уку йортында укыган идем, аны дәвам итеп, тормышта югалып калмаслык яхшы белгечлек аласым килә. Әтием Рафаэль, әнием Венера, энекәшем Рәзил, апам Инзилә, барлык туганнарымның кадерен бик яхшы беләм хәзер, гимнастерка-шинельле бер ел вакыт ир-егет өчен бик зур, гомерлек мәктәп икән ул,-дип редакциягә килеп, үзенең тәэсирләре белән уртаклашып китте.

 -Егетләр, армиядә булганнарга укырга керүе, үзеңә ошаган эш табуы бик күпкә җиңел, шуңа да солдат булудан бер дә курыкмагыз! Ил иминлеген башка чит дәүләтләр кайгыртмый, ул үзебезгә генә, шушы илдә яшәүчеләргә кирәк. Армиядә чакта шуңа нык инандым-хәзер моны Россия җитәкчелеге бик яхшы аңлый. Бик күп яхшы яңалыклар, үзгәрешләрне үз күзләрем белән күреп кайткан кеше буларак шулай дип әйтергә тулы хокукуым бар!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев