Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Борнаш мәктәбендә 9 декабрь - коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан чара узды

Ришвәтчелек-кешенең акылын, намусын юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла, кеше хокукларын һәм ирекләрен бозу формаларының берсе.

Бүген аңа каршы тору, профилактикалау – зур һәм мөһим проблемаларның берсе. Шуңа күрә ил һәм республика күләмендә законнар кабул ителә, кайнар элемтәләр эшли. Районыбызда да бу золымга каршы төрле формаларда көрәш алып барыла. Без - укытучылар, тәрбиячеләр, үз чиратыбызда, укучыларда әлеге "чиргә" карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру, ришвәтчелекнең асылын аңлату максатларында төрле чаралар оештырабыз. Алар әкиятләр, мультфильмнар карау, ”тугәрәк өстьл”, викторина, квест, әңгәмә кору алымнарында үтә, балаларга коррупциянең куркынычы һәм аның нинди зыян китерүе хакында сөйлибез, ата-аналар алдында чыгышлар ясыйбыз. 
9 декабрь - Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Мәүлеҗиһан Дәүләтҗанова югары класс укучылары өчен “Вместе против коррупции” темасына викторина әзерләп үткәрде. ”Үзегезнең намусыгызны яшьтән үк сакларга, гаделсезлек һәм ришвәтчелеккә каршы көршергә өйрәнегез. Ышанып калам, сезнең барчагыз да тигезлек, гаделлекне саклау ягында булыр. Әдәпсезлек, әрсезлек, ришвәтчелек кебек тискәре күренешләргә кашы торырсыз.Өйләрегезгә кайткач та, әлеге актуаль мәсьәлә хакында әти-әниләрегез белән сөйләшүне дәвам итегез”, - диде ул дәресне төгәлләп. 
Киләчәгебез ышанычлы,өметле булсын өчен элеге явызлыкның тамырын уртак тырышлык белән корытырга тиешбез. 
Фирдәвес Бикмурзина, 
Борнаш урта мәктәбенең тәрбия 
эшләре бунча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев