Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Борнаш мәктәбендә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәге ачылды

Үзәк «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында сафка басты.

(29 сентябрь, “Апастово-информ”).


Бөтен ил буенча узучы гомумдәүләт проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләрен ачу марафонына Борнаш мәктәбе дә кушылды.
“Үсеш ноктасы” үзәге тантаналы шартларда ачылды. Биредә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев һәм Борнаш мәктәбе директоры Динә Вилданова катнашты.
“Үсеш ноктасы” үзәге балаларга яңа мөмкинлекләр тудырачак. Һөнәр сайлаганда да зур этәргеч булачак. Ул бары югары үрләргә генә алып барыр дип ышанам, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина.
“Үсеш ноктасы“ үзәге тормыш иминлеге нигезләре, технология, информатика бүлмәләрен һәм шахмат буенча функциональ зоналарны берләштерә. Һәр бүлмәдә махсус төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Бүлмәләр якты, чиста, үзенчәлекле төсләргә буялган. Биредә укучыларга шөгыльләнү өчен тиешле уңайлылыклар, тудырылган югары технологияле җиһазлар булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев