Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Борнаш урта мәктәбендә очрашу булды

Укучыларда батырлык, героизм кебек сыйфатларның югарылыгын күрсәтү, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, Борнаш урта мәктәбендә “Батырлыкка без әзер!” дигән тема астында Әфганстанда утлар-сулар кичкән райондашларыбыз белән очрашу кичәсе булып үтте.

Өлешләренә тигән авырлыкларны ирләрчә кыюлык, чыдамлык белән үтеп исән-имин әйләнеп кайткан әлеге ир-егетләр барыбызга караганда да тормышның, тынычлыкның кадерен ныграк аңлыйлар. Шуңа да аларның әйткән фикерләре, аталарча биргән саллы киңәшләре безнең өчен кыйммәт! Очрашуда катнашкан барлык әфганчылар да Борнаш урта мәктәбе коллективына уңышлар теләп таралды. 
Ф. Бикмурзина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев