Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Борнаш замана белән бергә атлый

Борнаш фермасында 200 сыер, ачык интенсив симертү мәйданчыгында 500 тана, 3 айга чаклы сиксәннән артык бозау исәпләнә. Ферма мөдире Фирдәвес Халикова колллективның бик дус һәм тату эшләвен белдерә.

Махсус белемле ветеринария белгечләре Илнат Зәйнуллин белән Рәис Хәбибуллин хезмәте бик җаваплы. 
-Терлек үзе телсез булса да, кеше кебек авырып та китә бит, аның халәтен даими күзәтүдә тотмасаң, ахыры начар булуы ихтимал,-диләр алар. 
Терлекләр алдына азык салучы Динар Шәфигуллин Апас көллиятендә укый, игенче булырга әзерләнә. Әлегә язгы практикасында фермада эшләүче әтисе Ленарга булыша. Ә язгы кыр эшләре башлангач, чәчүдә катнашачак, әлбәттә. Сыер савучылар Фәния Заһриева, Айгөл Фәезова, Римма Галиуллина, Айсылу Хәйретдинова һәм башка терлекчеләр терлек азыгы белән кытлык булмавын белдерәләр. 
Әлмәндәр бүлекчәсе идарәчесе Раил Миңнебаев бу вазифага әле яңа гына билгеләнде. Мәктәп тәмамлагач, техникумда махсус урта белем алу белән генә чикләнми, бүген инде ул читтән торып югары белем дә ала. Борнашлыларның бер йодрык булып, максатчан эшләвен бик югары бәяли ул. Авылны ярату тойгысы, җаваплылык хисе бик югары яшь җитәкчедә. 
-Таналарны тиз өлгертү өчен ачык симертү мәйданчыгы бик кулай,-диләр терлекчеләр Фидаиль Җәләлиев, Рафаэль Шәфигуллин һәм Марат Мингарипов белән Марат Гыйльметдинов. Бар эшне дә җитез һәм җиренә җиткереп башкаручы Фатыйх Сираҗиев та алар сүзен хуплый. Терлекләргә сенаж-силос базларыннан азык төяп җибәрүче Әнвәр Сәгытдинов фермада реконструкция үткәрелгәч, кул эшенең бик күпкә кимүен белдерә: 
-Әле тагын берничә торакны заманчалаштырасы бар. Районда күп фермаларда азыкны миксер белән әзерләп терлекләр алдына кертү гамәлгә керде, алай эшләү тагын да отышлырак, әлбәттә,-ди. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев