Бу көннәрдә хезмәттәшебез – “Йолдыз“(“Звезда“) газетасы редакциясенең баш хисапчысы Гөлфизә Зәйнуллина гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды
Апаста яшәүче Таһир һәм Гөлфизә Зәйнуллиннар улларын гаилә юлына бастырдылар.
Рамил һәм Минзәлә кызы Алсу никахларын рәсмиләштерделәр.
Рамил һәм Алсу! Сезгә бәхетле, тигез тормыш, ак юллар һәм саф хисләр телибез.
Парлы типсен мәңге йөрәгегез,
Мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын
Бәхетегез - гомер юлдашы.
Яшәгез матур пар булып,
Икегез бер җан булып.
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев