Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Былтыргыдан 2456 литрга кимрәк

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин алкогольле эчемлекләр әйләнешен күзәтүдә тоту район даими комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.

-Бүген районда махсус лицензиясе булган 79 сату ноктасында спиртлы эчемлекләр сатыла. Шуларның унөче район үзәгендә урнашкан. Хәзер сыра белән сәүдә итүчеләр эшчәнлеге дә дәүләт күзәтүе астына куелды,-диде ул.-Бу төр продукция әйләнеше документлары ЕГАИС системасы аша көндәлек теркәлеп бара. 
Быелның 3 аенда район күләмендә барлыгы 4900 декалитр алкогольле эчемлекләр сатылган. Моны 0,5 литрлы шешәләргә күчерсәк, бу барлыгы 49 мең шешә дигән сүз. Районда яшәүчеләр санына бүлсәк, бер кешегә 2,6 литр спиртлы эчемлек туры килә... Бер үк вакытта районда спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итү былтыргы күләмнең 95 процентын тәшкил итә. Димәк, акрынлап кына сәламәт тормыш рәвешен сайлаучы апаслылар саны арта-моңа шатланырга кирәк! 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев