Чирмешән, Бакырчы һәм Балтай авыллары халкын ни борчый?
Атна башында шушы 3 авыл җирлекләрендә үткән халык җыеннарында җирле үзидарә башлыклары авылдашлары алдында еллык башкарылган эшкә хисап ясады
Үзара салым акчаларының кулланышы буенча сорауларга җавап бирде. Җыеннарда район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин катнашты. Аеруча мөһим сораулар өйрәнү өчен язып алынды. 18 ноябрьдә үзара салым буенча һәр авыл җирлегендә узачак референдумга тәкдимнәр җиткерелде.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев