Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Чирмешән мәктәбе үзенең 140 еллык туган көнен билгеләп үтте

Гасыр ярымлык тарихы булган мәктәп үзенең нурлы һәм матур бинасында үзенең төрле елларда тәмамлаган укучыларын җыйды. Шулай ук әлеге чарага шушы мәктәпнең нигезен салган Мөхәммәтсафа Биккенинның нәсел дәвамчылары да кайткан иде.

Барлык җыелган кунаклар өчен укучы балалар концерт номерлары куйды, истәлеккә кечкенә кыңгыраулар таратты. Презентацияләр күрсәтеп, мәктәпнең тарихы белән таныштырды. Шулай ук тарихи фактлар, кызыклы вакыйгалар белән барлык халыкны үзенең җанлы сөйләве белән Рәмис Ногманов җәлеп итте. Мәдәният йорты артистлары үзләренең моңлы җырлары белән бәйрәмгә моң өстәде.

Чарада район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров белән шушы мәктәпне тәмамлаган аппарат җитәкчесе Ильфир Гараев та катнашты. – “Чирмешән авылы ул һәрвакытта да әйдәп баручылар рәтендә. Ул үзенең тырыш һәм эш сөючән халкы белән инде районда гына түгел, ә Рәсәй күләмендә дан тота. Шушы мәктәпне тәмамлаган укучылар бүгенге көндә җитди вазифалар башкара. Киләчәктә дә әлеге мәктәпкә шушындый бөек шәхесләрне ачып торырга, аларга тормыш юлларын табырга булышырга телим“, - диде Ленар Хантимиров.

Мәктәпнең олы туган көнен билгеләп үткәндә, аның башлангычында торган шәхесен әйтеп үтмәү мөмкин түгелдер. Мөхәммәтсафа Биккенин шушы Чирмешән авылында туып үскән. Кечкенәдән үк кешеләргә гыйлем бирергә теләгән, үзе дә һәрвакыт белемен арттырып барган. Халык өчен янып торган шәхес. Нәкъ шушы гыйлемлеге, халыкчанлыгы аркасында аны имам иттереп сайлап куйганнар. Гыйлемен арттыру максатыннан ул Казан шәһәренең 1 мәдрәсәсенә юл ала. Анда лингвист, төрек телләре белгече, киләчәктә Император академиясе академигы Василий Радлов белән таныша. Бу танышу Мөхәммәтсафа Биккенин һәм гомумән Чирмешән халкы язмышы өчен бик нык әһәмиятле була. Нәкъ аның булышлыгы аркылы Чирмешән авылында мәктәп төзергә мәгариф министры граф Толстой үз имзасын куя. Шушы мәктәптә Мөхәммәтсафа күп еллар балаларга татар һәм рус телләрен укыта.

Бәйрәмгә Мөхәммәтсафа Биккенинның нәсел дәвамчылары да кайткан иде. Алар инде бүгенге көндә төрлесе төрле якта. Ләкин үзеләренең туган авылы һәм бигрәк тә мәктәбе һәрвакыт аларның йөрәгендә. Бәйрәм уңаеннан алар шушы белем учагына үзләренең бүләкләрен дә алып кайтканнар иде. Бүләкләр белән бер рәттән, кунаклар әле авылдашларына саф татар телендә җыр да башкарды.

Мәҗлес бик күркәм рәвештә узды. Монда катнашкан барлык кеше үзенә рухи көч алды. Киләчәктә тагында шушылай очрашырга, бер-берсен онытмаска алар сүз бирде.

Айрат Аминов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев