Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Чисталык сөймәүчеләргә штраф

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин рәислегендә 21 ноябрьдә район административ комиссиясенең ел башыннан чираттагы, 15 нче утырышы уздырылды. Утырышка чакырылган Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова катнашында Морзалар авылында яшәүче ике хуҗалыккка чисталык буенча Буа экология инспекторлары тарафыннан төзелгән административ протоколларга нигезләнеп чаралар.

Бу ел башыннан авыл җирлеге башлыклары, протокол төзелгән затлар катнашында район административ комиссиясендә шундый 65 административ эш каралды. Закон буенча аларның һәркайсы фотолар белән дәлилләнергә тиеш һәм гаепле дип табылган якның үзе, авыл җирлеге вәкиле, шаһитлар катнашында төзелеп имзалана. Протоколларны Буа экологлары, авыл жирлеге башлыклары, хокук сакчылары, район хакимияте, административ комиссиянең вәкәләтле вәкилләре рәсмиләштерергә хокуклы. Утырышта район Советы юристы, җитди очракларда район прокуратурасы вәкиле катнаша, аның барышында административ комиссиянең һәр әгъзасы каралучы эш буенча үз фикерен һәм бәяләмәсен җиткерә. 
 Район административ комиссиясе секретаре Асия Әхмәдуллина белдерүенчә, бу протоколлар тулаем ТР Административ Кодексның 3.6 маддә, беренче өлешенә нигезләнеп рәсмиләштерелә. Ул авыл җирлекләрендә төзекләндерү Кагыйдәләре турында һәм һәр авыл җирлеге буенча аерым раслана. Авыл җирлегендә яшәүчеләр Кагыйдәләр белән шәхсән таныштырылырга һәм аерым журналда имзасын куярга тиеш. 
Бу Кагыйдәләрне бозучы граҗданнарга гаебе артык җитди булмаса, яки беренче тапкыр гына булса, гадәттә кисәтү ясала. Ул ачыкланган җитешсезлекләр буенча тиешле чаралар күрмәсә яки кабатласа аңа 2-3 мең сумнан башлап административ штраф салына. Бу акчалар шушы авыл җирлегендә кала һәм территориядә тәртип саклау, яшелләндерү, чистарту, төзекләндерү чараларына юнәлтелә. 
Закон кырыс, тик ул һәркем өчен бертигез. Районыбызда чисталык, матур табигатебез, авылларыбыз төзеклеге, экология таләпләренең төгәл үтәлеше үзебезгә кирәк. Безгә монда яшисе, балаларыбыз безнең гамәлләрдән үрнәк алып үсә! 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев