Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Чүрибураш җирлегендә “Әниләр һәм бәбиләр“ спектакле күрсәтелде

Апаста Театрлар фестивале дәвам итә.

Чүрибураш авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр“ спектакле күрсәтелде. Эчтәлек буенча, яшь парлар арасында йөрәк өзгеч хәлләр – балага чит йөз белән карау, чит кулларга ташлап калдыру гыйбрәт буларак яңгырады, балаларының һәрберсен сөеп, назлап яратып үстерүче ханымнар үрнәк итеп куелды. Чүрибураш җирлеге үзешчәннәре рольләрне оста итеп башкарып чыкты. “Чүрибураш һәм Танай-Турай авылында менә дигән сәхнә осталары, мәдәният-сәнгать җанлы кешеләр яши икән дигән фикердә калдык“, – ди район мәдәният йорты каршында оешкан халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X