Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Чүрибураш мәктәбендә уку һәм спорт алдынгылары үсә

Чүрибураш мәктәбендә 44 укучы белем ала. Аларга 12 укытучы хезмәт күрсәтә. Мәктәп укудагы һәм спорттагы уңышлары белән әледән-әле сөендереп тора. –Уку, олимпиадаларга, дәүләт имтиханнарына әзерләү, яшь буынны спортка тарту, сәламәт буын тәрбияләп үстерү – безнең төп максатыбыз, – ди мәктәп директоры Иршат Яруллин.

Мәктәптә төрле түгәрәкләр эшли. “Оста куллар“, инглиз теле, рус теле, көрәш, волейбол, баскетбол, теннис, чаңгы түгәрәкләренә укучылар теләп тартыла. Атнага 5 тапкыр спорт залы кичләрен дә ачыла. Нәтиҗәсе күз алдында: җиңүләр бер-бер артлы кабатланып тора. Мисал өчен, районкүләм чаңгы ярышларында Чүрибураш мәктәбе командасы беренчелекне бирми. Көрәш буенча Раян Нургалиев, Рузил Галиев исеме җиңүчеләр исемлегендә еш яңгырый. Фән олимпиадалары уңышлары да мәктәп данын күтәрә. Азалия Солтанова, Диләрә Бәдретдинова, Ралинә Хөснуллина, Азалия Гайнетдинова, Тәнзилә Шәфигуллина әнә шундый алдынгылар сафында. 
Мәктәптә укучылар һөр көн саен ике тапкыр кайнар азык белән тәэмин ителә. Иртәнге сәгать 9 да ботка, сәгать 11.30да итле аш белән тукланалар. Укучылар өстәленә витминлы ризыклар да куела. Яшелчәләр, җиләк-җимешләр исә мәктәп бакчасында укучылар һәм укытучылар коллективы көче белән үстерелә. Пешекче Рәзинә Гайнетдинова тәмле һәм сыйфатлы итеп ашлар әзерли. Хәтта иртүк килеп, камыр куеп, күпереп торган кабартмалар да пешерә. Укучылар аңа кабат-кабат рәхмәт әйтеп китә. 
–Мәктәп ашханәсендә тәмле ашаталар. Кишер, чөгендер, кәбестәдән салатлар да бирәләр. Биредә сыйланганнар көн буена җитә. Түгәрәкләргә дә калабыз, – ди 6 класс укучысы Динар Низамиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев