Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Чүрибурашлылар авыл тынычлыгы өчен корбан ашы уздырдылар

Соңгы арада булган янгыннар Чүрибураш авылы халкын борчуга салды. Бер атна элек булган янгында яшь егетнең гомере өзелү дә Чүрибурашлылар өчен зур фаҗига булды.

Бу көннәрдә өлкәннәр, мәчет картлары Раббыбыздан авылга тынычлык сорап догалар кылсалар, бер төркем яшьләр исә авыл тынычлыгы өчен Корбан чалдырып, аш уздыру нияте белән йөрделәр. Яшьләрнең бу изге эшен авыл халкы да хуплады. Һәр хуҗалык, һәр кеше үз өлешен кертергә тырышты. Бүген, 20 сентябрь көнне, барлык авылдашлар бердәм булып авыл мәчетенә изге Корбан ашына җыелдылар. Биредә Раббыбыздан авыл халкына тынычлык, иминлек, саулык-сәламәтлек, сорап, догалар кылынды. Һәркем Корбан итеннән авыз итеп, бәхетле киләчәк теләде. 
– Яшьләрнең изге гамәлен Аллаһы Тәгаләбез кабул итсен. Авылыбызга иминлек, тынычлык иңсен. Авылдашлар! Бердәм, сау-сәламәт булып яшик!,– диде авылның имам-хатыйбы Марс Сәлимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев