Чүрибурашта ифтар ашы үтте
Ураза тотучы чүрибурашлылар бердәм булып авыл мәчетенә ифтар ашына җыелды.
Авылның уңган-булган хуҗабикәләре әзерләгән мул сыйлы табын артында авылдашлар күрешеп, бер-берсе белән аралашты. Вәгазьләр сөйләнде, аннан бөтен авыл өстенә Азан яңгырады, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп Коръән укылды. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов барлык чүрибурашлыларга изге теләкләрен юллады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев