Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Чүрибурашта яшәүче Фатыйма апа Заһидуллина Ил башлыгы Котлавын алды

Бүген Чүрибураш авылында гомер кичерүче Фатыйма апа Заһидуллина 90 яшьлек юбилеен каршылый

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Фатыйма апаны туган көне белән тәбрикләп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының махсус Котлау открыткасын тапшырып, изге теләкләрен юлладылар. Чүрибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов ак әбигә саулык-сәламәтлек, имин көннәр юллап, яз чәчәкләре һәм истәлекле бүләк тапшырды. 
Фатыйма апа 40 елдан артык авыл мәктәбендә балаларга белем биргән. Тормыш иптәше Хәйдәр абый белән ике кыз һәм бер егет тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенгесе көндә Хәйдәр абый вафат. Фатыйма апа олы кызы Дамирә апа тәрбиясендә яши. Һәр яңа көнне олы рәхмәт белән каршы ала ул. 
– Бу матур көннәрне күрү бәхет бит ул. Балаларым, оныкларым хөрмәт итеп яши. Кадерем зур булганга гомерем дә шулай озындыр, – ди ул елмаеп. Хезмәтне сөеп яшәгән Фатыйма апа хәзер дә тик утырмый. Чигү чигә, кайвакыт кроссвордлар, башваткычлар чишеп, хәтерен шомарта. 
Гомере буе һәр сынауны сабырлык, белән җиңеп яшәгән Фатыйма апа картлык көннәрен тыйнак кына үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев