Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Чыгарылышларны нинди үзгәрешләр көтә

Бердәм дәүләт имтиханнары 3нче июльдә башлана.

(28нче май,Ландыш Гайнуллина,“Апастово-информ”).

Уку елы, ниһаять, артта калды. Түземсезлек белән көтеп алынган җәйге каникул җитте. Чирдән саклану максатыннан оештырылган онлайн-белем бирү укытучыларны, укучыларны, ата-аналарны да ялыктырды, әлбәттә. Тик, чыгарылыш сыйныф укучыларына тынычланырга иртәрәк әле. Чөнки, алар өчен җаваплы, хәлиткеч чор башлана гына. Быел имтиханнар бирүдә булачак үзгәрешләр хакында район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина җавап бирә:
- Россия Президенты Владимир Путин Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруны кирәкле дип санады. Бердәм Дәүләт имтиханнары быел сынап карау рәвешендә - 29нчы һәм 30нчы июньдә башлана. Бу - имтиханнар бирүдә бернинди өзеклекләр килеп чыкмасын өчен, системаны дөрес итеп көйләү һәм укучылар аудиторияләрдә каушап калмасын өчен кирәк. Шулай итеп, төп имтиханнар география, рус әдәбияты һәм информатика фәннәреннән 3нче июльдә башлана.

Аудиторияләрдә укучыларны күпләп җыймау максатыннан, рус теленнән имтихан ике көн дәвамында - 6нчы һәм 7нче июль көннәрендә узачак. 10нчы июльдә - математика, 13нче июльдә - тарих һәм физика, 16нчы июльдә - җәмгыять белеме һәм химия фәннәреннән үткәреләчәк. Биология фәненнән һәм чит телләрдән имтиханның язмача өлеше 20нче июльдә дип көтелә. 22нче һәм 23нче июль көннәрендә укучылар чит телләрнең телдән бирү өлешеннән белемнәрен сынаячак. Җитди сәбәпләр аркасында июльдә тапшыра алмаучылар имтиханнарны август аенда тапшырырга мөмкин. Бердәм Дәүләт имтиханнары быел мәҗбүри түгел. Аларны югары уку йортларына керергә планлаштыручылар гына тапшыра.


Мәктәпләр бүгенге көндә укучыларны имтиханнарга әзерләү өчен дистанцион рәвештә консультацияләр үткәрә. Чыгарылыш укучылары төрле платформаларда фәннәр буенча белемнәрен ныгыталар. Имтихан бирмәүчеләргә аттестат билгеләре ел буе нәтиҗәләреннән чыгып куелачак. 9нчы сыйныфлар имтиханнарны бөтенләй тапшырмый.


Имтиханнар узачак пунктлар шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк. Балалар бер-берсеннән таләпләргә туры килгән аралыкта утырачаклар. Әйткәнемчә, саклану чараларын күздә тотып, рус теленнән имтихан ике көн дәвамында узачак. Укучыларның һәм оештыручыларның тән температуралары үлчәнәчәк, биналар дезинфекцияләнәчәк.


Ата-аналар, укучылар борчылмасыннар иде. Барлык имтиханнар гадәти режимда узачак. Күреләчәк саклану чаралары исә үзебез һәм укучыларыбыз өчен мөһим. Укучыларга уңышлар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев