Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Чүрибурашта ифтар ашлары уза

Бердәм булып яшәүче Чүрибураш авылы халкы да саваплы гамәлләр кылып яши.

(29 март, “Апастово-информ”).



Изге Рамазан ае дәвам итә. Мәчетләрдә, өйләрдә ифтар ашлары уздырыла. Бердәм булып яшәүче Чүрибураш авылы халкы да саваплы гамәлләр кылып яши. Авыл өчстендә көн саен азан яңгырый, ифтар ашлары уза. Чүрибураш авылының уңган, яшь хуҗабикәләре авыл мәчетендә мул сыйлы табыннар корып, ураза тотучы өлкәннәрне, мәчет картларын, абыстайларны кунак итәләр. Бу юлы да авылның уңган-булган хуҗабикәләре әзерләгән мул сыйлы табын артында авылдашлар күрешеп, бер-берсе белән аралашты. Авыз ачулар ике көн рәттән оештырылды. Беренче көнне авылдашлар көче белән табыннар корылса, икенче көнне ифтар ашы Мәскәүдә яшәүче якташлар ярдәме белән узды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев