Дәүләт хезмәтләре порталына QR-код килмәсә нишләргә?
Белгәнебезчә, 11 нче октябрьдән җәмәгать урыннарына кергәндә QR-кодлар күрсәтү таләбе эшли башлады.
(11 нче ноябрь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).
Әлеге QR-кодлар коронавируска каршы вакцина ясаткан яисә коронавирус белән авырган очракта дәүләт хезмәтләре порталына килә.
Бер райондашыбыз редакциягә шалтыратып ярдәм сорады.
“Октябрь аенда тормыш иптәшем белән бик каты авырдык. Ул хастаханәдә ятты, ә мин өйдә генә дәваландым. Дәүләт хезмәтләре порталына тормыш иптәшемә QR-код килде, минеке юк. Участок шәфкать туташына тикшерттек, авыручылар исемлегенә кертелгәнбез. Күпфункцияле үзәктән белештек, хастаханәгә барыгыз диләр. Очына чыгарга ярдәм итегез”, - диде ул.
Бу сорауга ачыклык кертү максатыннан хастаханә эпидимиологы Наталья Знатновага мөрәҗәгать иттем.
“Әйе, бу райондашыбызның мәгълүматлары тиешенчә тутырылган. Әлеге гражданин дәүләт хезмәтләре порталына авырып терелгәннән соң, мәгълүматлар тутырылганнан соң гына теркәлгән. Шәхси кабинеты булмаганга мәгълүматлар эленеп калган. Шуңа да QR-код килмәгән. Мондый очракта үзәк хастаханәнең администрация бинасындагы 6 нчы бүлмәгә килеп тикшертеп була. Моның бернинди авырлыгы юк”, - дип аңлатты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев