Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Дөнья чемпионатына чаклы районныкын үткәрдек

18-19 майда, Казанда үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан (14 июнь-15 июль) Апас аграр көллияте һәм Апас мәктәбе территориясендәге ясалма чирәмле мини-футбол кырларында спортның бу төре буенча мәктәп һәм авыл командалары арасында район ярышлары узды.

11 еллык мәктәп командалары арасында Апас, Каратун һәм Азбаба яшь футболчылары призлы урыннар яулады. Ярышта 10 команда чыгыш ясады. 9 еллык мәктәпләр ярышына 19 команда килде. Азбаба мәктәп командасы беренче, Апас командасы икенче, Каратун мәктәп командасы өченче урында. Бу ярышларда барлыгы футбол яратучы 300 укучы катнашты.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев