Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Фаҗига уйланырга мәҗбүр итә

Бүген Казан мәктәбендә булган фаҗигадан соң, районыбызның балигъ булмаган балалар эше буенча комиссия чираттан тыш утырыш үткәрде.

(11 май, “Апастово-информ”). 
Казан шәһәренең 175нче мәктәбендәге вакыйга беркемне дә битараф калдырмады. Бер гөнаһсыз кешеләрнең, сабыйларның гомерләре өзелде бүген. Бу уңайдан районыбызның балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш барышында балалар тәрбияләнүче учреждениеләрдә, белем бирү мәктәпләрендә бинага керү-чыгу юлларын җитди контрольгә алу бурычы куелды. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә балалар күпләп була торган урыннарда саклык чараларын көчәйтергә кушылды. Район үзәк хастаханәсенә дә тәүлеклек саклау режимын активлаштыру тәкъдим ителде. 
Райондагы барлык җитәкчеләргә террорчылык афәтләреннән саклану буенча чаралар күреп, үзләре җаваплылыгындагы объектларда тиешле контроль булдыру бурычы йөкләнде. 
Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X