Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Федераль ташламаларга ия апаслылар 1 октябрьгә кадәр мөһим карар кабул итәргә тиеш

Дару алыргамы, әллә акчамы...

Федераль ташламага ия апаслылар 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы яисә аның урынына акча алыргамы дигән мөһим карар кабул итәргә тиеш. Моның өчен санаулы көннәр калып бара. 
Район табиблары, даруханә хезмәткәрләре дә уйлап эш итәргә чакыра. Табиблар аеруча җитди чирләр белән авыручылар өчен борчыла. Чөнки аларны дәвалау өчен шактый чыгымлы препаратлар кирәк. Мисалга шикәр авыруын башлангыч стадиясендә дәвалау өчен аз чыгым таләп ителсә, авыру көчәеп киткән очракта исә авыруга шактый суммада дарулар кирәк булачак. Бронхиаль астма, сулыш, тын юллары, баш мие, психик халәт белән бәйле авыруларны дәвалау өчен кирәк булган препаратларның суммасы да җитди. Тагын да куркынычрагы – яман шеш авыруы. Алла сакласын! Бу очракта авыру соңгы чиккә җиткәч, дарулар өчен тотылган чыгымнар әйтеп бетергесез. 
Акчага кызыгып, дарудан баш тартучылар арасында еш кына үкенүчеләр дә була. Шуңа да һәркем барысын да уйлап, хәл итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев