Флера Гафиятуллина: “Бүләк отканымны газетадан укып белдем”
“Әниеңә “Йолдыз” бүләк ит һәм бүләк от!” бәйгесе җиңүчесе Флера апа казанга ия булды.
(20 нче гыйнвар, “Апастово-информ”).
Флера апага кызы Лилия 2023 нче елның беренче яртыеллыгына “Йолдыз” газетасы яздырып бүләк ясаган. Бүген алар икәү редакциягә бүләк алырга килделәр.
“ Район газетасын бик тә яратып укыйм. Район хәбәрләрен, туган көннәрне, бакыйлыкка күчкән кешеләрне карап танышып барам. Парлы гаиләләр, хезмәт кешеләре турында, киңәшләрне, дин битен көтеп алам. Бүләк отармын дип тә уйламадым. Газетадан үз исемемне күргәч тә ышанмадым. Бик тә шатландым”, - дип шатлыгы белән уртаклашты Флера апа.
“Әнигә шундый икеләтә бүләк булуына бик тә шатландым. Рәхәтләнеп район хәбәрләре белән дә танышып барсын, казанда тәмле ризыклар пешереп безне дә сыйласын. Сәламәтлектә озак яшәсен”, - диде Лилия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев