Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Фәнис Кәримов: Әфганстан җирләрендә хезмәт итеп кайтуыма да, туган авылымда калуыма да үкенмим

Әфганстан... Күпме әти-әниләрнең, сөйгән ярларның күз яшьләрен, йокысыз төннәрен, 18-19 яшьлек солдатларның кан-яшь аша яшәү өчен көрәшүләрен чагылдыручы шомлы сүз.

(Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”). 
 
Әфганстан... Күпме әти-әниләрнең, сөйгән ярларның күз яшьләрен, йокысыз төннәрен, 18-19 яшьлек солдатларның кан-яшь аша яшәү өчен көрәшүләрен чагылдыручы шомлы сүз. 
15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн – Ватан исеменнән бирелгән изге боерыкны ирләрчә намус белән үтәгән егетләребезне искә алу көне. Алар Әфганстанның таулы-ташлы, утлы юлларын гади-дус халыкка ярдәм итәбез дигән ышаныч белән үттеләр. 
Бу сугышның фаҗигасе безнең районны да читләп үтмәде. 93 райондашыбыз Әфганстан җирендә хезмәт итеп, хәтәр бәрелешләрдә тән һәм җан җәрәхәтләре алды. 2 се яшәргә дә өлгермәгән килеш чит җирләрдә һәлак булды. Туган җирләренә кайтып та, авыр җәрәхәтләрдән 19ы һәлак булган. 
Менә шундый хәтер яңарткан көннәрдә Әфган җирендәге мәхшәрне үз күзләре белән күреп кайткан Фәнис Кәримов турында язарга булдым. 
 
Тәтеш юллары чыныктырды 
Коштавылы авылында Сәгъдулла белән Сания гаиләсендә 6 кызга бер малай булып үсеп килгән Фәниснең кайнар нокталарга хезмәт итәрмен дип башына да килмәгәндер. Төбәгебезнең атаклы мич чыгаручысы Сәгъдулла кечкенә улын да үзе янында йорт эшләренә тарта башлый. Тормышта югалып калмасын дип барлык эшкә дә өйрәтергә тырыша. Кечкенәдән техника белән кызыксына ул. 6-7 нче классларда Галихан абый Гыймадиевта комбайн ярдәмчесе булып эшли. Туган якның кырларын иңләү, олы абыйлар белән иген суктырулар, чөгендер алу эшләре яшь егеткә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына барып керүгә бер этәргеч була. Авылдан беренче булып һәм бер үзе Тәтеш юлларында чыныга башлый. 
– Агроном белгечлеге буенча укырга кердем. Бер әбидә квартирда 7 малай арасында бер татар малае мин идем. Ул вакытта юллары да юк бит, яз көне күпере дә булмый. Автобусны юл буе этеп бара, этеп кайта идек. Шулай 4 ел узганы сизелми дә узган, - дип искә ала ул студент елларын. 
 
Хәрби хезмәткә бару егетләр эше 
Кулларына диплом алган дус егетләр бергә сөйләшеп-киңәшәләр дә Тәтештәге хәрби комиссариатка барып Әфганстанга җибәрүләрен сорап комсомол путевкасына гариза язалар. Шулай итеп Тәтештән 8 малайны Казанга җибәрәләр. 
– Минем белән Бакырчыдан Әхмәдуллин Ринат та бар иде. Поездга төягәндә этләр белән саклап тордылар. Чыннан да Әфганстанга җибәрәләр безне дип сөйләштек шунда. Башта Сызраньга бардык, аннан тагын алып киттеләр. 7 тәүлек бардык. Тукталышларда тәрәзәләрне ачып өйдән биреп җибәргән акчага ашарга алабыз. Бар булган ризыкны, хәтта бер телем ипине дә бүлешеп ашап дуслашып беттек. Шулай итеп безне Тахтабазар каршы алды. 12072 хәрби частенда хезмәт итә башладык. Ике ел буе палаткаларда яшәдек. Без өчәү бер частька эләктек. Биредә өч ай өйрәнүләр уздык. Тугандаш халыклардан ярдәм кертү ротасына солдатлар җыю башланды. Кем шофер булып эшләгән дип сорадылар минем дә правам булгач чыгып бастым, - дип юл газапларын, барып урнашуларын да искә алды Фәнис абый. 
 
Колоннадан калырга ярамады 
Бер тапкыр да зур машинага утырып карамаган, правам бар дип кәперәеп чыгып баскан кыю солдатны ягулык ташый торган машинага утырталар. Кышлакларда яшәүче гади халыкка керосин ташу һәм тарату эше йөкләнә аңа. 
– Шулай итеп тугандаш халыклардан Әфганстан халкына ярдәм кертә башладык. Складлардан икмәк, көнкүреш кирәк-яраклары һәм башка бик күп әйберләр төягән машиналар колоннасы юлга кузгала. Биш машина саен БТР куела, өстән 2 вертолет очып бара. Шул бер сызыктан керергә һәм бер сызыктан чыгарга, миллиметр гына авышсаң да шартларга мөмкин дип аңлаттылар. Әфганстанга кергәч офицер белән кышлаклар буйлап керосин таратып йөрим. Һәрберсе савытлар белән киләләр, салып бирәсең. Ә алар сиңа дошманга караган кебек карап торалар. Беренче кергәндә кызык булса да, тора-бара михнәтләрен дә күрергә туры килде. Частька кайтабыз да төянәбез дә тагын китәбез. Кереп калгач 2-3 көн землянкада да кунып калырга туры килгәләде. Ашау юк, су эчәсең дә, сохари кимереп йөрисең. Чыккан вакытта кышлаклар аркылы узганда ташлар атып калалар иде. Бу вакытта колонна чаба, алны-артны карамыйча газга басасың, 
 
колоннадан да калмаска, алгы сызыктан да чыкмаска, ташлардан да сакланырга кирәк. Офицерлар хәбәр бирмичә кузгалырга да ярамый иде, - дип сөйли ул күргәннәрен искә алып. 
15 февраль көнне Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарган вакытта да аларга чыгарга рөхсәт бирелми. Зур әзерлек белән җыенып кына куялар да хәбәр көтәләр. Һәм ниһаять 16 нчы февраль көнне аларны да Әфганстан җиреннән чыгаралар. 
– Хәрби частька кайтып җиткәч тезеп бастырдылар, һәм беренче “Әфганстан халкыннан рәхмәт” диелгән медальне тактылар. Аннан соң да кереп йөрдек әле. Термездан авиабомбаларны юк итү өчен ташыдык. Әфганстан халкына икмәк керткәндә үзләре каршы алып, озатып куялар иде, - ди ул. 
Сәламәтлеге какшау сәбәпле Фәнис абыйны Ашхабад шәһәрендәге госпитальгә җибәрәләр. Бу вакытта ике апасы да гаиләләре белән биредә яшиләр. Энеләрен бик кадерләп. Хасиятләп тәрбиялиләр алар. Бер ай эчендә дәваланып кире частька кайтып китә ул. Ике ел буе Әфганстан җирендә хезмәт иткәнен апалары белсә дә, әнисенә әйтмиләр, хатларны Ашхабад аша чыгаралар. 
 
Исән-имин өйгә кайту зур бәхет 
Фәнис абый хезмәт иткәндә тырышлыгы, батырлыгы белән аерылып тора. Шуңа да беренче төркем белән үк кайту юлына кузгала. 
– Частьтан киткәч тә бишәү бергә Ашхабадта яшәүче Тәскирә апаларга тукталдык. Анда кунак булып, солдат киемнәрен ясап юлга кузгалдык. Май аеның матур көнендә туган йортка кайтып та җиттем. Әни белән әти сагынып, апалар, туганнар барысы да шатланып каршы алдылар, - дип искә ала Фәнис абый. 
Тугыз көн ял иткәннән соң яшь белгеч “Маяк” колхозына агроном булып эшкә керешә. Ел ахырына сөйгән яры Миләүшә белән тормыш корып җибәрәләр. Яшь гаиләнең шәһәргә китәсе килә. Икесе дә яшь белгечләр булганлыктан колхоз рәисе Назыйр Әхмәтҗановның аларны читкә җибәрәсе килми. Әфганстанда хезмәт иткән буларак та, яшь белгечләр буларак та колхозда салынган ике йортның берсен аларга бирәләр. Шулай итеп яшьләр Коштавылында төпләнеп калып матур гына яшиләр. Кызлары Алинә, уллары Азатны да тормышка яраклы итеп тәрбияләп, югары белем алырга ярдәм итәләр. Фәнис абый авыл Советы рәисе дә булып эшли. 
 
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз 
 
Бүгенге көндә ул газовик. Коштавылы, Караборнаш авыллары, Кильдураз станциясендә яшәүчеләргә газ хезмәте күрсәтә. Өлкән буын аны бик ярата, рәхмәтләрен ирештерәләр. 
Яшьтән әтисе янында өйрәнүләр, техника белән кызыксынулары тормышта үз юлын табарга ярдәм итә. Фәнис абый белән Миләүшә апаның йортларында да бөтен җир төзек, матур итеп эшләнгән, чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Соңгы елларда гына да унлап трактор ясады ул. 
– Авылдашым Ильястан карап кайтып беренче тракторымны үземә ясадым. Аннан күреп сорап килүчеләргә ясап бирдем. Үз хуҗалыгыңда эшләү өчен бик тә уңайлы, - ди трактор остасы. 
Әфганстан җирләрендә хезмәт итеп кайтуына да, авылда калуына да үкенми ул. 
– Дөнья күреп кайттым. Күп кенә кешеләр белән аралаштым, дуслар таптым. Тормышның рәхәтен генә түгел, михнәтен дә татыдым. Туган авылымда төпләнеп калуым белән мин бик тә бәхетле. Яраткан гаиләм, хөрмәт иткән туганнарым, авылдашларым белән шатланып яшәргә язсын, - диде Фәнис абый сөйләшү ахырында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев