Яңа, матур, заманча Апас мәктәбе укучыларын кабул итте
Районыбыз мәктәпләрендә Белем көне узды.
(2 сентябрь, “Апастово-информ”).
Беренче сентябрь көнне 1591 укучы өчен мәктәпләр үз ишекләрен ачты. 125 бала өчен тәүге тапкыр беренче кыңгырау чыңлады. 9нчы сыйныфка – 159, 11нче сыйныфка – 61 укучы килде.
Апас урта мәктәбендә Яңа уку елын 695 укучы башлап җибәрде. 58 бала тәүге тапкыр Белем иленә аяк атлады.
Укучыларны быел матур, заманча мәктәп каршы алды. Капиталь төзекләндерү эшләренең беренче этабы тәмамланды.
-Барлык уңайлыклар өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Айрат Җиһаншинга рәхмәтебезне белдерәбез. Төзүчеләргә, дизайнерларга, җиһазлар белән тәэмин итүчеләргә рәхмәтебез чиксез. Хөрмәтле беренче класс укучылары, сез белем иленә беренче адымнарыгызны ясыйсыз. 9нчы һәм 11нче класс укучылары, яңа уку елы сезнең өчен бик җаваплы һәм киләчәкне билгели. Кадерле балалар, сезнең һәрбарчагызга уңышлар телим, - диде Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова һәм әти-әниләрне, ветеран хезмәткәрләрне, кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте.
Белем көнендә район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева һәм башка җитәкчеләр катнашты.
-Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр, Белем көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз. 1 сентябрь – иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне бар булмышларын яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Сезнең һөнәри осталык, тәҗрибә, заманча алымнарны куллану бала күңеленә ныклы белем нигезен сала. Апас мәктәбе укучылары быел заманча шартларда укыячак. Бүгенге бәйрәм уңаеннан сезгә уңышлар, белем бирү һәм белем алу өлкәсендә бары тик уңышлар юлдаш булсын , - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Белем бәйрәмендә бүләкләүләр дә булды. Апас урта мәктәбенең биология укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлфия Габидуллина, Апас мәктәбенең математика укытучысы Румия Абитова Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар.
Быел Апас мәктәбенең үз гимны да булдырылган. Яңа җырны укытучы Инзилә Вәлиуллина язган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев