Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Игенченең уңганлыгы амбарларда күренә

Балтай бүлекчәсе ындыр табагында көне-төне хезмәт, агрегатлар шавы тукталып тормый.

Кырдан кайткан ашлыкны эшкәртүдә менә инде 62 нче ел иген үстерүдә катнашучы 77 яшьлек мәчет карты, гармунчы Хәсән ага Хантимиров, Каратун, Урта Балтай мәктәбе укучылары Алмаз Хөснетдинов белән Румил Хантимиров, җәйге каникулын авылда үткәрүче Мәскәү егете Булат Хайров бик тырышып эшли. Ашлыкны Каратунга төяп җибәрү, амбарларга күчерүдә Фиргать Гыйсмәтуллин, вакытлыча ындыр табагы мөдире булып эшләүче укытучы Шамил Гарифуллин, Шәфкать Хәлиуллин, Рамил Сираҗиев, Зөфәр Гатауллин, Мәсгүть Гарифуллин һәм башкалар хезмәте дә җаваплы. Авыл ашханәсендә кайнар аш-су пешереп, басуга алып килеп игенче-көтүчеләрне сыйлаучы Роза Хөснетдинова белән Гөлгенә Сөләйманова, Рамил Зариповны һәркайда көтеп алалар.  Бүлекчә идарәчесе Рамил Шәрәфуллин аларның һәркайсын мактый һәм рәхмәтен җиткерә.

Ришат Жамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев