Ике сәгатьтә 8 кагыйдә бозучы ачыкланды
17 апрельдә иртәнге сәгать 6дан сәгать 8гә кадәр Апас-Буа киселешендә “Тоннель“ операциясе узды
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары Буадагы хезмәттәшләре белән берлектә эшләде. “Ике сәгать аралыгында 8 кагыйдә бозучы очрады. 2 шоферга куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен беркетмә төзелде. Аларга 1 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. 2 транспорт иясенең иминият кәгазьләре юк иде. 4 шофер укылышсыз номерлар белән юлга чыккан. Аларга 500 сум штраф яный“, - дип хәбәр иттеләр юл сакчылары.
Юлларда сак булыгыз! Кагыйдәләрне төгәл үтәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев