Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Ике телдә дә кисәтәләр

Район үзәгендә бүген менә шундый, кояш нурынннан эшли торган, җәяүлеләргә юлдан аркылы чыгуны җайлый торган заманча уннан артык светофорлар куелган.

Беррәттән бу урыннарда ЮХИДИ хезмәткәрләренә тәртип бозучыларны бик тиз ачыкларга ярдәм итүче, шулай ук автоном рәвештә, кояш нурыннан эшли торган видеокүзәтү комплекслары да урнаштырыла. “Куркынычсыз шәһәр“ дәүләт программасы нигезендә андый видеокүзәтү камералары саны исә Апаста бер йөздән артып китте инде һәм бу эш дәвам итә. Юл аркылы чыгу полоса-зебраларда асфальтка ике дәүләт телендә-татарча һәм русча менә шундый трафаретлы кисәтү язулары да төшерелде. Сүз уңында, Апаста әлегәчә кайбер сату нокталары, оешмаларның алтакталары ике телдә яки язылмаган, яки язуларда хаталар бар. Татарстанда ике дәүләт теле-рус теле һәм татар теле бертигез дәрәҗәдә кулланылырга тиешлеген онытмагыз, юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X