Илен сөйгән егетләр сынатмас
Кече Болгаерның кыю йөрәкле, батыр егете Радик Камалетдинов та бүген махсус хәрби операция зонасында иминлек өчен үз өлешен кертә.
Ул контракт белән хезмәт итә.
Хәрби хезмәт стажы тулып, кайтыр сәгатьләрен санаганда, махсус хәрби операция башлана. Радик икеләнеп, каушап кала торган егет түгел, беренче көннән үк тынычлык сагына баса.
-Улым кечкенәдән спортка тартылды. Бик кыю, тырыш, тәвәккәл иде. 2005 елда армия сафларына китте. 2 ел Саратовта хәрби бурычын үтәде. Аннан авылга кайтты да, контракт төзеп китәргә теләге барлыгын белдерде. 16 ел инде өстеннән хәрби киеме төшкәне юк. Кайларда гына булмады, нинди генә җирләрне күрмәде. Үзе хезмәте турында сөйләргә яратмый. Нинди генә сорау бирсәң дә, елмаеп уздырып җибәрә. Бик сирәк элемтәгә чыга. Исән генә булсын, тизрәк сау-сәламәт килеш гаиләсе янына кайтсын. Ул минем горурлыгым, - ди өч ир балага гомер биргән әнисе Кафия апа Камалетдинова.
Радик Камалетдинов махсус хәрби операция зонасыннан берничә тапкыр ялга кайта. Аны әнисе, якыннары, өч баласы һәм тормыш иптәше Роза һәрчак изге теләктә көтеп тора.
-Ватанын, туган җир иминлеген саклау һәрбер ир-егетнең бурычы ул. Бабаларыбыз батырлыгын тыңлап, аларга тиңләшергә теләп үстек. Гаиләдә дә кечкенәдән үк батыр булырга өйрәттеләр, чын ир-егет итеп тәрбияләделәр. Махсус хәрби операциядә катнашырга үземне тиеш дип санадым. Дөрес, якыннарым сагындыра, алар догасы безне читтә саклый, - ди Радик үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев