Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Иң тәмле бал кемнеке?

14 август - Умартачылар көне уңаеннан Апасның Яр буена районыбызның иң оста умартачылары җыелды.

(14 август, “Апасттово-информ”).


Умартачылар җыены “Иң тәмле бал” бәйгесе рәвешендә узды. Бәйгедә барлыгы 22 умартачы катнашты. Төрле хуҗалыклардан алып килгән баллардан авыз итеп, иң сыйфатлысын ачыкладылар.
Бәйрәмдә район башлыгы Айрат Җиһаншин да катнашты.
“Умартачылар икенче ел рәттән шушы матур урында очрашып, бик матур бәйге үткәрәләр. Алар биредә аралашалар, киңәшләшәләр, бал җитештерү технологияләре буенча тәҗрибә уртаклашалар. Быел дә бик күңелле итеп оештырганнар. Умартачылар алып килгән балларның һәрберсен авыз итеп карадык. Апас балы - иң-иң тәмлесе”, - диде район башлыгы.
Умартачылар бәйгесендә күчмә кубокка Иске Әнәле авылыннан Ирек абый Салаватуллин лаек булды. Икенче урында - Апастан Динар Гыймадиев, өченче урында - шулай ук Апастан Рифкать абый Абзалов.
“Урамыбыз Апасның иң гүзәл урынында урнашкан. Безнең тирә-юнебездә бик матур чәчәкләр үсә. Урман да безгә бик якын. Балның сыйфатлы, татлы булуын да шуннән күрәм. Умартачылык белән алты ел шөгыльләнәм. Бу шөгыль күңелемә тынычлык, җан рәхәтлеге бирә”, - ди Рифкать абый Абзалов.
Җиңүчеләргә Дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев