Инстаграм бәласе, яки күз тимәсен өчен нишләргә?
Элек әби-бабайлар кырык көнгә кадәр яңа туган сабыйны чит күзләргә күрсәтмәгән, бала күрсәләр, “Сөбханаллаһ” сүзен әйтмичә карамаган. Бүген исә берничә сәгать элек туган баланы да социаль челтәрләргә куялар, бераз башын тота башлауга ук матур киемнәр кидереп барысына да күрсәтү гадәти хәлгә әйләнде.
Берәүне дә гаепләмим, һәркем үзе карый, әмма нәрсә генә эшләсәк тә күз тиюнең хак әйбер булуын һәм динебездә аның хакында күп әйтелгәнен белеп торсак иде.
Күз тию нәрсә ул? Нишләп берәүнең күзе тия, ә икенче кешенең юк? Күзең каты дигән сүз нәрсәне аңлата? Нигә кемдер хакында: “Күз күтәрми”, – дип әйтәләр? Боларга дөрес җавапны Коръән һәм сөннәттән эзләрбез һәм чыгу юлын да шуннан табарбыз.
Күз тию хакында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Күз тию хак. Ул адәмне – кабергә, дөяне казанга кертә”, – дип әйткән. Кайбер кеше кисәк кенә авырый башлый, хастаханәдә тапшырган анализлар да, узган тикшеренүләр дә бар да яхшы икәнен күрсәтә, әмма хәл китү, башы яки башка берәр урыны авырту аны тынычлыкта калдырмый. Нәкъ менә шушы очраклар күз тию хакында булырга мөмкин.
Кешенең уңышына, тормышындагы уңай үзгәрешкә, матурлыгына, өлгерлегенә, хәтта килешле өс кименә дә күз тия ала. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: "Әгәр берәр кеше үзенә ошаган берәр нәрсә күргәч:
مَا شَاءَ اللَّهُ لَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللَّه
"МәшәАллаһ! Лә куввәтә иллә билләһ" (Аллаһы шулай теләгән. Аның Кодрәтеннән зуррак бернәрсә дә юк)", – дип әйтә икән, ул күргән әйбергә бернинди зыян да килмәячәк" (Ибне Әс-Сөнни" Гамәл әл-яуми вәл-ләйли", 207 Бәйһакый, Шугәб Әл-Иман, 4060).
Бу безнең күзебез тимәсен өчен әйтелгән сүзләр булды. Ә кешенең үзенә күз тимәсен өчен һәрдаим “Әл-Фатиха”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен, “Аят Әл-Көрси”не укырга (аларны күбебез кечкенәдән белә), госелле, булдыра алганча тәһарәтле йөрергә, кешеләр күп булган урында, бигрәк тә чит кешеләр янында тәнеңнең кеше күзе төшәргә, күз тияргә мөмкин булган урынын күрсәтмәскә тиеш. Шуңа да, кызганычка, шәригать буенча киенмәгән, ягъни гаурәтен күрсәтеп йөргән хатын-кыз бер яктан дин ягыннан дөрес эшләмәгән булып саналса, икенче яктан, күз тидерү кебек афәткә юлыгырга мөмкин.
Рәсүлебез вакытында бер хәл булган. Бер ир-ат гәүдәсенең күпмедер өлешен ачып юынган, икенче берәү аңа карап торган да өстенә: “Мондый матур тәнле кешене күргәнем юк иде”, – дип әйткән. Теге ир-ат хәлсезләнеп егылган. Бу хакта Рәсүлебезгә хәбәр иткәннәр. Ул бу хәлнең бары күз тию аркасында булуын әйткән.
Күз тигән кешегә «Каләм» сүрәсенең 51-52нче аятьләрен укырга кирәк. Әгәр ул аны үзе укый алмаса, берәр кешегә укыттыра яки бер дә булмаса, бу аятьләрне тыңлый ала.
وَإِن يَكَادُ الَّذِينَ كَفَرُوا لَيُزْلِقُونَكَ بِأَبْصَارِهِمْ لَمَّا سَمِعُوا الذِّكْرَ وَيَقُولُونَ إِنَّهُ لَمَجْنُونٌ ﴿٥١﴾ وَمَا هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِّلْعَالَمِينَ ﴿٥٢﴾
Укылышы: «Вә иййәкәәдүл-ләз̣иинә кәфәруу ләйүзликуунәкә би-әбсаариһим ләммәә сәмигуз̣-з̣икра вә йәкуулүүнә иннәһү ләмәҗнүүн. Вә мәә һүә илләә з̣икрүл-лил-гааләмиин»
Мәгънәсе: “Һичшиксез, кяферләр зикерне ишеткән вакытларында күзләре белән сине [урыныңнан] тайдырырга әзерләр, һәм алар [Коръәндә булган гыйлемнәрне аңламаганнары өчен, синең хакта бер карарга килә алмыйча]: «Һичшиксез, ул бит – тиле кеше!» – дип әйтәләр. Хәлбуки, ул [Коръән] – бөтен галәмнәр өчен [Аллаһы Тәгаләдән] бер үгет”.
Бу аяте кәримәләр күз тиюнең хак булганына һәм Аллаһының рөхсәте белән тәэсир иткәненә дәлил булып торалар.
Балалар бигрәк тә күз күтәрми торган була. Кайчакта кечкенә сабыйның үз-үзен белештермичә, ярсып елаган очракларын күрәбез. Шуңа да Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең үзенең оныкларына укыган догасын һәрберебез белергә һәм һәр көнне балаларыбызга укырга тырышырга тиешбез. Рәсүлебез оныклары Хәсән белән Хөсәенгә әлеге доганы укый торган иде:
أُعِيذُكُمَا بِكَلِماتِ اللَّهِ التَّامَّةِ مِنْ كُلِّ شَيْطانٍ وَهَامَّةِ وَمِنْ كُلِّ عَيْنٍ لاَمَّةٍ
Укылышы: "Угииз̣үкүмә (“з” хәрефен сакау итеп укыйбыз) бикәлимәәтилләәһит-тәәммәти миң күлли шәйтаниү вә һәәммәти вә миң күлли гайнил-ләәммәһ".
Мәгънәсе: “Сезне шайтаннан, агулы бөҗәкләрдән һәм һәрбер начар күздән сакласын өчен, Аллаһының камил сүзләренә сыенам”.
Бу доганы олы кешеләргә дә укырга мөмкин. Ир кешегә укысалар – “Угииз̣үкә”, хатын-кызга укысалар – “Угииз̣үки”, күп кешегә укылса "Угииз̣үкүм" дип укыла. Монда исә ике кешегә уку очрагы, шуңа да “Угииз̣үкүмә” дип бирелгән.
Дөреслектә, атабыз Ибраһим галәйһиссәлам уллары Исмәгыйль һәм Исхак галәйһимуссәлам өчен әлеге сүзләр белән Аллаһыдан ярдәм сорый торган иде" (имамнар Әл-Бохари, Әбү Давыд, Ибне Мәҗе, Әт-Тирмизи).
Шулай ук берәр матур әйбер күрсәк, берәр кешегә карап соклансак, сабый балага карап таң калсак, әйтергә җайлы булган "Сөбханаллаһ" яки "МәшәАллаһ" сүзләрен генә әйтү дә җитә. Әмма һич кенә дә төбәлеп карап, өстенә әйтү дөрес гамәл түгел. Әбиләребез әле генә чыккан бәбкәләргә дә, чебиләргә дә: “Сөбханалла, МәшәАллаһ”, – дип карагыз балалар, күз тия күрмәсен”, – дип әйтәләр иде.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/din/instagram-blase-yaki-kz-timsen-chen-nishlrg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев