Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Иркутскида укучы чүкеч һәм пычак белән сыйныфташларына һөҗүм иткән, зыян күрүчеләр бар

Иркутск өлкәсендәге Балаганск шәһәрендә укучы сыйныфташларына чүкеч һәм пычак белән һөҗүм иткән. Ким дигәндә өч укучы җәрәхәтләнгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

  Агентлык мәгълүматлары буенча, вакыйга Балаганскида мәктәптә тәнәфес вакытында булган. Укучылар физкультура дәресенә әзерләнгән. Чишенү бүлмәсендә укучыларның берсе пычак һәм чүкеч белән сыйныфташларына ташлана. Хәзерге вакытта өч зыян күрүче турында билгеле.

  Имин интернет лигасы директоры, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Екатерина Мизулина телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, якынча мәгълүматлар буенча, яшүсмер һөҗүм итү турында инструкцияне социаль челтәрдә билгесез кешедән алган. Тоткарлау вакытында ул янәсе ниндидер дан теләве, шуңа күрә җинаятькә батырчылык итүе турында белдергән.

  Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/irkutskida-ukucy-cukec-ham-pycak-belan-syinyftaslaryna-houm-itkan-zyyan-kurucelar-bar-5893700

  Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/construction-hammer-indoors-still-life_49479170.htm#fromView=search&page=1&position=35&uuid=ff811919-5ca6-4d3e-b693-07e5fb29dc7a

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев