“Иртәнге сәгатьләрдә үк сайлаучыларның 40 проценты килде”
Район хәрби комиссариатында урнашкан 878нче сайлау участогында да тавыш бирергә килүчеләрне җыр-моң каршы алды.
(8 сентябрь, “Апастово-информ”).
Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар дәвам итә. Оештыручылар 878нче сайлау участогында иртәнге сәгать 9да ук сайлаучыларның 40 проценты тавыш бирүен белдерде.
Зөһрә апа Шәнгәрәеваны да сайлау участогында очраттык.
“Көне бик матур. Урамга чыгасы гына килеп тора. Киләчәгебезне сайлыйбыз. Дөньяларыбыз, тыныч, матур булсын, балаларыбызга якты киләчәк язсын”, - диде ул.
Сайлау участоклары бүген 7.00 сәгатьтә ишекләрен ачты, кичке 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев