Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Исемең билгесез булса да, батырлыгың синең мәңгелек

Бүген 3нче декабрь – Билгесез солдат көне.

(3 декабрь, “Апастово-информ”).


Илебездә бу истәлекле дата яу кырларында хәбәрсез югалган каһарманнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Районыбызда да бу уңайдан ел саен тантаналы чаралар уза.
Бүген дә Билгесез солдат һәйкәле янында хәтер чарасы оештырылды.
“Районыбызның 988 кешесе Ватаныбыз азатлыгы өчен аяусыз көрәштә хәбәрсез югалып, туган якларына кире әйләнеп кайтмаган. Әле күптән түгел генә аларның саны артыграк иде. Эзтабарлар ярдәмендә аларның исемнәре әледән-әле ачыклана бара. Бу көнне без билгесез солдатларны искә алырга һәм яшь буынга да мондый чаралар аша патриотик хис тәрбияләргә бурычлыбыз”, - диде Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.
Хәтер чарасында батырлар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде, аларны данлаган чыгышлар яңгырады, мәңгелек утка чәчәкләр салынды.
Билгесез солдат көненә багышланган хәтер сәгате Апас урта мәктәбендә дәвам итте. Биредә балалар батырларны искә алу йөзеннән истәлекле чара әзерләгәннәр. Бөек Ватан сугышы, батырлар турында күп кенә мәгълүматлар да яңгырады. Истәлекле дата уңаенан яңгыраган шигырьләр-җырлар да йөрәкләргә үтеп керерлек иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, хәрби комиссар Илшат Паймурзин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, мәктәп укытучылары балаларда патриотик хис тәрбияләү максатыннан эчтәлекле чыгышлар ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев