Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Иске Әнәледә яшәүче Зәйнәп әби Сәйфетдинова котлаулар кабул итте

Иске Әнәле авылында яшәүче Зәйнәп әби Сәйфетдинова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа әлеге олы гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов изге теләкләрен җиткереп, хәл-әхвәлен белештеләр.
Зәйнәп әби хезмәт юлын колхозда хисапчы булып башлый. Аннан авыл Советына чакыралар. Биредә ул 40 ел сәркатиб-хисапчы булып эшли.
Сугыш еллары ачысын да кичергән ул. Воронеж өлкәсендә йөргәннәрен бүген дә куркыныч төш кебек искә ала.
Зәйнәп әби бүген улы Хамис, килене Налия тәрбиясендә олы хөрмәттә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев