Югары Ындырчы авылында ресоциализацияләү үзәге булдырылмаячак
Югары Ындырчы авылында халык җыены булып узды. Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә таралган имеш-мимешләргә нокта куелды.
(21 нче гыйнвар, “Апастово-информ”).
Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, район прокуроры Зефәр Абитов, төрле өлкә җитәкчеләре, район активы, авыл халкы катнашты.
Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллинның чыгышы белән башланып китте. Ул узган елга йомгак ясап, яңа 2025 ел планнары белән таныштырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендә Дәүләт программалары һәм анда катнашу тәртипләре турында сөйләде.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин терлекләрдә очрый торган авыруларга каршы профилактика турында һәм терлек алганда сак булырга өндәде.
Районыбызда яңа төзелеп килүче кошчылык фабрикасының эшчәнлеге турында кошчылык фабрикасының директоры урынбасары Илшат Хөсәинов таныштырды.
“Ярдәм-Помощь” хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев фондның эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук Югары Ындырчы авылында социаль ярдәм үзәге булдыру нияте белән таныштырды. Халыктан килгән сорауларга җавап бирде.
Халык әлбәттә, авылда мондый үзәкне булдыруга бертавыштан каршы чыктылар.
“Сезнең сорауларыгызны, мөрәҗәгатьләрегезне тыңладык, ишеттек. Сезнең фикерләрегез зур роль уйный, биредә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне ирештерәм. Югары ындырчы авылында әлеге үзәк булмаячак. Без бергә һәм бердәм булганда гына һәр мәсьәләне ике як өчен дә уңай хәл итеп булачак. Киләчәктә имеш-мимешләргә ышанмыйча, официаль чыганаклардан, дөрес хәбәрләргә генә таянырга өндим. Сорауларыгыз булса бергә хәл итик”, - диде район башлыгы.
Тулырак "Йолдыз" ("Звезда") газетасыннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев