Юл һәлакәтенә юлыккан гаиләгә ярдәм кирәк
3 гыйнварда 16 сәгать 30 минутта Казан-Ульян юлының 53нче чакрымында булган юл һәлакәте районыбызның бер гаиләсенә зур кайгы китерде.
Биредә ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә, 6 яшьлек бала һәлак була. Берничә кеше тән җәрәхәтләре ала.
Юл һәлакәтенең сәбәпләре тикшерелә.
Кече Болгаер кызы, яраткан җырчыбыз Ландыш Баһави тирән хәсрәте белән уртаклаша. Алар гаиләсенә олы кайгы килгән.
"Авылга Яңа ел бәйрәменә кайтып, кире Казанга килгәндә була ул хәл. Машинада ике бертуган энем. Киленебез hәм 6 яшьлек сеңелем.
Аделина кызыбыз юк инде, юк. Аны юл һәлакәтендә югалттык.
Киленебез авыр хәлдә, больницада реанимациядә ята.
Операция ясадылар.
Энеләрем дә авыр тән җәрәхәтләре алды. Балабыз бик кызганыч. Андый хәсрәтләрне Ходай беркемгә бирмәсен", - ди ул.
Баһаветдиновлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:
Перевод можно осуществить по данной ссылке, на имя Хасбиуллина Лейсан И.
Благотворительный сбор за Багаутдинову Аделину Алмазовну.
Дуслар шушы ссылка аша үтеп, ярдәм йөзеннән күчерә аласыз, отдельный сбор ( счет) ачылды.
Хасбиуллина Лейсан Илфаковна.
Инн 7710140679
https://www.tinkoff.ru/cf/7gJv2Lp46kM
Телефон - 89179204474 Ландыш Альбертовна. Саклык банкы картасына бәйләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев