Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Изге айда, изге гамәл

Заготзерно бистәсенең Нәҗиб мәчетендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, аның тормыш иптәше Әлфия ханым, балалары, оныклары исеменнән ифтар ашы узды.

Ифтар ашына туганнары, дуслары, шулай ук мәхәлләдә яшәүче ак яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар җыелды. Мәҗлесне мәчетнең имам хатибы Гыльфан хәзрәт Гыймадиев ачып җибәрде.

– Хөрмәтле дин кардәшләребез! Нинди генә дини бәйрәм булмасын, аның һәркайсы район башлыгы үрнәгендә башкарыла. Менә бүгенге ифтар табыны да аның гаиләсе тарафыннан әзерләнде. Әлеге мәҗлес туганнар, дуслар, гомумән, мәхәлләдә яшәүче халык белән очрашып сөйләшү өчен мөмкинлек тудыра. Сезнең исемнән олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде Гыйльфан хәзрәт. Мәҗлестә район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Төркия кунагы Рәҗәт Сәйди дә катнашты.

– Район буенча барлык мәчетләребез дә матур гына эшләп килә. Һәрбер җирлектә, һәрбер йортта ифтар ашлары уздырыла. Халыкны мәчетләргә, иманга тарту эшендә республика һәм район җитәкчеләре тарафыннан зур ярдәм тоябыз, - диде үз чыгышында Мирхәт хәзрәт.

Шулай ук сабырлык турында бик үтемле вәгазь дә сөйләде. Төркиядән килгән кунак Рәҗәт Сәйди йөрәкләргә үтеп керерлек итеп Коръән аятьләре укыды, изге теләкләрен ирештереп дога кылды.

Район башлыгы килгән кунакларны районда барган зур эшләр, үзгәрешләр белән таныштырып китте.

 – Туганнар, дуслар, күршеләр! Хөрмәт итеп килгәнегез өчен рәхмәтемне ирештерәм. Элек-электән халык мәчетләргә җыелып мөһим эшләр турында сөйләшкәннәр, киңәшкәннәр. Районыбызда яшәүче милләтләрнең бәйрәмнәрен бергәләп үткәрәбез. Әлеге чаралар халык дус-тату яшәсен дип уздырыла. Каратун җирлегенә килгәндә, биредә халык өчен бик күп эш башкарылды. Зиратка баручы, урам юллары төзекләндерелде. Су башнялары яңартылды. Быел менә мәктәпне тышларга җыенабыз. Киләчәктә дә шулай бердәм булыйк! Бәйрәмнәребез мөбарәк, тоткан уразаларыбыз кабул булсын! Исән-имин яшик, ил-көннәребез тыныч булсын, - диде район башлыгы.

Тәм-томнар белән сыйланган апа-абыйлар да олы рәхмәтләрен ирештереп, әлеге гаиләгә тигезлек, мул тормыш, балалар-оныклар игелеге теләп өйләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев