Кабат фаҗига. Кабат Чүрибурашта
12 ноябрь төнендә, сәгать 2 тулып 23 минутта янгын сүндерү бүлегенә Чүрибурашта янгын чыгуы турында хәбәр керә.
Мәгълүматлар буенча, торак йорт яна. Эчендә ир-ат булу мөмкинлеге дә фаразлана.
Янгын нәтиҗәсендә, йортта яшәүче 1968 елгы ир-атның гомере өзелә. Бирегә кунакка килгән 1982 елгы ир-ат тәрәзәне ватып чыгып исән-сау кала. Аның тәннәре пешкән. Зыян күрүче хастаханәгә озатыла.
Йорт яраксыз хәлгә килә. Янгынның сәбәбе – саксыз тәмәке тарту дип фаразлана.
Ут-күздән сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев