Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Капчыктагы азык сыер өчен файдалымы?

Бу көннәрдә халык җыеннарында күтәрелгән сораулардан чыгып авыл җирлекләрендә 2021 – 2022 елларда хәл ителергә тиешле җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр формалаша.

(15 нче гыйнвар, “Апастово-информ”).


Беренче көнне халык җыеннары Олы Болгаер, Әлмәндәр, Зур Күккүз, Чүрибураш авыл җирлекләрендә булып узды. Биредә район башлыгы Равил Хисаметдинов, урынбасарлар, барлык өлкә җитәкчеләре катнашты.
Авыл җирендә мохтаҗ һәм яшь гаиләләргә йортлар салу, терлек асрау буенча дәүләт программалары белән таныштыру беренче урында булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Айрат Хәсәнов авыл җирендә йорт салу буенча дәүләт программасы белән таныштырды.
“Әлеге программага үзгәрешләр керү сәбәпле, шәһәр тибындагы поселоклар төшеп калды. Программа буенча йорт салу өчен беренчедән мохтаҗ булуы, икенчедән авыл җирендә яшәве һәм авыл хуҗалыгында яисә бюджет оешмасында эшләве шарт булып тора. Теләүчеләр булса район администрациясенә килеп мөрәҗәгать итә аласыз”, - дип аңлатты ул.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов капчыктагы терлек азыгының файдалы һәм уңайлы булуы турында сөйләде.
“Узган ел азагында район башлыгы белән берлектә Кукмара районына барган идек. Кумара районы сөтчелек буенча алга киткән район буларак тәҗрибә уртаклаштык. Аларда менә шундый капчыктагы баланслы ризык ашаталар. Безнең районда әлеге азыкны тиздән “Табар” хуҗалыгында җитештерә башлаячакбыз. Савым сыерларының сөтен арттыру өчен бик файдалы. Бәясе 150 сумнан 180 сумга кадәр”, - дип таныштырды ул.
Участок инспекторы Ранис Гыйбадуллин һәр җирлектә дә чыгыш ясады. Җәмәгать урыннарында маска кирәклеген, машенниклардан сакланырга, ышанмаска, авылга килгән ят кешеләргә ышанмаска кирәклеген искәртте.
Районның газ хезмәте җитәкчесе Марс Нәбиуллин газ белән сак булырга өндәде.
“Ялгыз яшәүче өлкән буын кешеләре һәрвакыт күз уңында булсын иде. Трубаларга су салынганлыгын, системага һава кереп калмаганмы икәнен карап торсагыз иде. Әгәр инде ис чыга икән кичекмәстән шалтыратып ярдәм чакырыгыз”, - диде ул.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев