Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Карамасар авылының “Каенкай” балалар бакчасында да төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында

Әлеге балалар бакчасы 1977 елда төзелгән була. Бинаның бер ягында балалар бакчасы, икенче ягында башлангыч мәктәп урын алган.

– Бакчабызга 12 бала йөри, шуларның дүртесе 1 нче сыйныфка керә. Яңа уку елыннан ун бала йөриячәк. Республикакүләм программа нигезендә балалар бакчасындагы үзгәрешләрне сөйләп бетергесез. Ашарга пешерү, азык саклау, юыну, чишенү, уен, йокы бүлмәләре заманча итеп, җылытылган идәннәр белән искиткеч итеп ясалды. Җылылык, ут, су системасы, канализация тулысы белән алыштырылды. Яңа тәрәзәләр, ишекләр куелды. Түбә башы алыштырылды, тыштан җылытылып төсле-төсле калай белән тышланды, чылан аллары ясалды. Сөенеп туеп булмый. Шундый программалар булдырган өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгына, төзүчеләргә рәхмәт әйтәсе килә, - ди утыз елдан бирле бакча мөдире булып эшләүче Айсылу Гыйльманова.  

Башлангыч мәктәп тә яңа уку елына үзенең укучыларын каршы алырга әзер. Наҗия Шиһапова белән Алсу Хикмәтовалар сыйныф бүлмәләренең диварларын, идәннәрен янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп буяганнар. Бар җирдә чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Каршыда аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. – “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында Норильскийда эшләп, лаеклы ялга чыккач авылыбызга кайтып урнашкан “Атказанган шахтер” исемен йөртүче авылдашыбыз Рөстәм абый Гатиятуллин мәктәп каршысын төсле, матур калай рәшәткәләр белән тотарга ярдәм итте. Ул рәшәткәләрен алып бирде, аннан аның белән бергәләп ирем, улым, үзем эшләп тә куйдык. Рәхмәт Рөстәм абыйга, - диде 34 ел балаларга белем бирүче Наҗия ханым Шиһапова.

Гүзәл Хилавиева

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев