Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӨҺИМ ТЕМА

Каратун ашлык кабул итү пунктында ифтар мәҗлесе узды

Ифтар ашы Каратун ашлык кабул итү пункты җитәкчесе Рамил Хәбибуллин иганәчелегендә оештырылды.

(21 март, “Апастово-информ”).



Районыбызда ифтар ашлары дәвам итә. Шундый дини мәҗлесләрнең берсе Заготзерно бистәсендә узды. Биредә ашлык кабул итү пунктында эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр кунак булды.
Рамил Хәбибуллин ел саен дини мәҗлесләр оештырып, өлкәннәрне чакырып кунак итә. Биредә эшләп ялга чыккан абый-апалар җитәкченең ярдәмен һәрчак тоеп яшиләр.
“Безне күркәм мәҗлесләргә чакырып хөрмәтләгән җитәкчеләргә, хезмәттәшләргә олы рәхмәт. Рамил Җәүдәтович безне бер бәйрәмдә дә игътибарсыз калдырмый, бүләкләре белән дә сөендерә. Бүген дә мәҗлескә бик теләп килдек”, - диләр өлкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев