Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Каратун мәчете бинасына яңа манара күтәрелде, ай куелды

Бүген Каратунда мөселман халкы өчен бик истәлекле вакыйга булды.

(4 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).
Биредә яшәүче мөселманнар өчен моңа кадәр эшләп килгән мәчетне киңәйтеп, яңартып куйганнар. Ремонт-реконструкция ясап, киңәйтелгән өлешендә зур итеп аш-су бүлмәсе көйләгәннәр, башка төр уңайлылыклар өчен тагын яңа бүлмәләр дә өстәлгән.
Бүген мөселман халкы өчен биредә бик истәлекле вакыйга булды. Мәчет бинасына яңа манара күтәрелде, ай урнаштырылды. Биредә яшәүче халык шундый матур яңарышка бик канәгать калды.
Ремонтлау-төзекләндерү эшләрендә катнашучыларга, чыгымнарны күтәрүдә зур өлеш керткән игелекле иганәчеләргә, бу эшләрне оештырып йөрүчеләргә, Аллаһ йортын төзүдә битараф калмаган һәркемгә дин әһелләре дә, җитәкчеләр дә, халык та рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев