Каратун мәктәбендә рәсем конкурсы узды
Каратун мәктәбендә 12 апрель-Космонавтика көненә укучылар арасында бик күләмле рәсем конкурсы уздырылды
Каратун мәктәбендә 12 апрель-Космонавтика көненә укучылар арасында бик күләмле рәсем конкурсы уздырылды.
Бу бәйгедә 1-8 сыйныфтан 50 дән артык укучы үзен сынап карды. Иң уңышлы дип табылган рәсемнәрдән мәктәп фойесында күргәзмә дә оештырылды. Аеруча матур ясалган рәсемнәрнең яшь авторлары хәзер мәктәп “йолдыз” ларыннан бер дә ким түгел.
- Укучыларыбыз бу конкурска бик теләп кушылдылар. Алар арасында бик сәләтлеләрнең космоска багышланган рәсемнәре теләсә нинди күргәзмә күрке булырлык,-ди мәктәп директоры урынбасары Гөлнур Шиһабетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев