Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Каратун мәктәбендә соңгы кыңграу

Каратун мәктәбенең 42 укучысы өчен Соңгы кыңгырау чыңлады

Каратун урта мәктәбенең 11 классын быел 19 укучы, 9 классны 23 укучы тәмамлый. Һәр елдагыча мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме оешкан төстә һәм истә калырлык итеп узды. 
Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләйсән Гарифуллина, Каратун ветераннар Советы җитәкчеләре, ветеран укытучылар катнашты һәм укучыларга изге теләкләрен юлладылар, укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 
Каратун мәктәбе районда узган һәр чарада актив катнаша. Алар зонакүләм КВН ярышларында Апас данын яклап, икенче урынга лаек булдылар. “Без бергә” фестивалендә дә алар алдынгылар сафында. Укуда да алар сынатмый. Һәр классның укуда, укудан тыш башка чараларда яулаган һәр уңышы исәпкә алынып, уку елы ахырында нәтиҗә ясала һәм Кубок тапшырыла. Быел исә бу күчмә Кубок 10 сыйныфка бирелде. Барлык уңышлар да бәйрәмдә тантаналы төстә билгеләп үтелде һәм Мактау Грамоталары, Дипломнар, Рәхмәт хатлары бирелде. Каратун ветераннар Советы рәисе Сания апа Салахуллина укучыларга уңышлар теләп, үзенең күчтәнәчләрен өләште. 
Һәр чыгыш, изге теләкләр дулкынландырды. Әти-әниләрнең, укытучыларның күзләрендә яшь күренде. Чыгарылыш класс укучылары мәктәп белән хушлашып, якты өмет хыяллар белән киләчәккә атлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев