Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Каратун мәктәбенең 4 сыйныф укучылары беренче укытучылары белән саубуллаштылар

Каратун урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары бер баскычны узып, башлангыч мәктәп, беренче укытучы белән саубуллаштылар.

– Мәктәптә зурлап, шигырь, җыр-биюләрне, күңелле мизгел-хатирәләрне үз эченә алган чыгарылыш бәйрәме узды. 4 нче сыйныфның 24 укучысы башлангыч мәктәп һәм беренче укытучы белән саубуллашты. Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, тырыш, тынгысыз җанлы, таләпчән, олы йөрәкле мөгаллимә – сыйныф житәкчеләре Ләйсән Нургалиевага барлык әти-әниләр, укучылар чиксез рәхмәтләрен, олы хөрмәтләрен белдерде. Бу чыгарылыш кичәсе куңелле дә моңсу да истәлекле дә булып күңелләргә кереп калды, – дип хәбәр итте Гөлназ Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев